Терентьева
Ирина Васильевна
Туган көне:
13 март 1949 ел.
БИОГРАФИЯ
1949 елның 13 мартында Казан шәһәрендә туган.

Югары белемле. 1973 елда С.М. Киров Казан химия-технология институтын тәмамлаган.
Социология фәннәре кандидаты (2000), педагогика фәннәре докторы (2010).

Хезмәт юлын С.М. Киров исемендәге заводта башлый: 1966 елдан 1973 елга кадәр табельчы, аппаратчы, ВЛКСМ комитеты секретаре урынбасары булып эшли.

1973 – 1978 елларда - ВЛКСМның Казан шәһәре Идел буе райкомының икенче секретаре.

1978 – 1990 елларда –партия эшендә (партия оешмасы секретаре, КПСС өлкә комитеты инструкторы, КПССның Казан шәһәре Совет райкомы секретаре).

1990 – 1991 елларда – ТАССР Югары Советының милләтара мәсьәләләр секторы мөдире.
1991 – 2003 елларда – Татарстан Республикасы Президенты Аппаратының җәмәгатьчелек белән элемтәләр һәм милләтара мөнәсәбәтләр бүлеге мөдире.

2003 елда – КДУ проректоры урынбасары, Өзлексез белем бирү институты директоры урынбасары, КФУның беренче проректоры референты.

2005 елдан – КДУ Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм Көнчыгышны өйрәнү исетитутының халыкара мөнәсәбәтләр, дөнья сәясәте һәм дипломатиясе кафедрасы профессоры (ике урында берьюлы эшләп).
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования