Нафигин
Альберт Илдар улы
Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе
Туган көне:
6 декабрь 1976 ел.
БИОГРАФИЯ
1976 елның 6 декабрендә Свердловск шәһәрендә туган.

1998 елда Казан бизнес һәм идарә институтын «идарәчелек» белгечлеге буенча тәмамлаган.
Хезмәт юлы:
1998-1998 елларда - «Радиоприбор» заводының 10 нчы цехы мастеры, Казан шәһәре;
1998-1999 елларда - «Весна» крестьян (фермер) хуҗалыгы икътисадчысы, Казан шәһәре;
1999 елда – «Татагропромстрой» ААҖ икътисадчысы, Казан шәһәре;
1999-2000 елларда – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының контроль-ревизия бүлеге 1 категория белгече, 1 категория икътисадчысы;
2000-2006 елларда – Татарстан Республикасы Финанс министрлыгының Казначылык департаменты 1 категория белгече, әйдәүче белгече, баш белгече, төбәк контроле бүлеге башлыгы урынбасары, бүлек башлыгы;
2006-2010 елларда – Татарстан Республикасы Финанс министрлыгының Казначылык департаменты директоры урынбасары;
2010 елдан 2015 елның мартына кадәр – Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппаратының икътисад, финанс һәм дәүләт милке белән эш итү идарәсе башлыгы.
2015 елның 4 мартында Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе итеп билгеләп куелды.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования