ТР Президенты Указы белән яңа ТР сәламәтлек саклау министры билгеләп куелды

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген берничә указ имзалады.  

2018 елның 14 февралендәге № ПУ-166 Указы белән Вафин Гадел Юныс улы, башка эшкә күчүе сәбәпле, Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры вазыйфасыннан азат ителде.  

2018 елның 14 февралендәге № ПУ-167 Указы белән Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры вазыйфасына Садыйков Марат Наил улы билгеләп куелды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Copyright © 2010 — 2018
Аппарат Президента Республики Татарстан
Яндекс цитирования