Рөстәм Миңнеханов Казан сәнәгать училищесы бинасын ремонтларга кушты

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Хөкүмәтенә Казандагы берничә мәдәни объектка комплекслы капиталь ремонт ясау программасын әзерләргә йөкләмә бирде. 

Шуларның берсе – Фешин исемендәге Казан сәнәгать училищесы. Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, сәнәгать училищесы бинасы – Казан өчен уникаль архитектура һәм тарихи объект. Объектка ремонт уку процессы туктатылмыйча башкарылачак. 

Тагын шәһәрнең кеше күп йөри торган мәдәни үзәкләреннән берсе – «Сәйдәш» МҮ бинасын ремонтлау планлаштырыла. Объект 1971 елда төзелгән. Ел саен мәдәният үзәге 600ләп кешегә хезмәт күрсәтә.

Ремонт эшләре С. Сәедгалиев исемендәге мәдәният сараенда да гамәлгә ашырылачак. Дәрвишләр бистәсендәге бу мәдәният йорты Сталин ампиры шәкелендә 1959 елда төзелгән. Бу учреждение, Дәрвишләр бистәсендәге кешеләр белән беррәттән, Киндерле, Зур Дәрвишләр, Әке торак массивлары кешеләренә дә хезмәт күрсәтә.   

Казанның Юдино бистәсендәге «Тимер юлчылар» мәдәният йорты да яңартылачак. 90 еллык тарихы эчендә бу мәдәният йорты Юдино бистәсе  символларының берсенә әверелгән, быел аңа 100 ел тула.

Шулай ук «Чулпан» мәдәният үзгендә башланган ремонт эшләре дә төгәлләнәчәк. Бүгенгә «Чулпан» – Татарстан Башкаласының Идел буе районындагы бердәнбер мәдәният үзәге. Бу объект«Казан» бию ансамбленең,  шулай ук балалар өчен халык биюләренең шул исемдәге хореография мәктәп-студиясенең концерт-репетиция базасы булып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Copyright © 2010 — 2018
Аппарат Президента Республики Татарстан
Яндекс цитирования