Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә "Роскосмос" ДК генераль директоры Игорь Комаров белән очрашты

11 апрель 2018 ел., чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүгә эш сәфәре кысаларынңа "Роскосмос" дәүләт корпорациясе генераль директоры Игорь Комаров белән очрашты.

Киңәшмәдә Татарстан Республикасы белән "Роскосмос" ДК хезмәттәшлеге турында сүз барды. Киңәшмәдә шулай ук ТР төзелеш, архитектура, һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, ПСО “Казан” генераль директоры Равил Зиһаншин һәм “Роскосмос” җитәкчелек корпусы вәкилләре катнашты.

Рөстәм Миңнеханов һәм Игорь Комаров "Восточный" космодромы төзелешенең икенче чираты һәм инфраструктурасын төзү мәсьәләләре  турында сөөләштеләр. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования