Татарстан Президенты Һиндстанда «Фарма-Сити» фармацевтика кластерын үстерү тәҗрибәсе белән танышты

16 апрель 2018 ел., дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Вишакхапатнам шәһәренә эш сәфәре кысаларында «Фарма-Сити» фармацевтика кластерында булды һәм индустриаль парк эше тәҗрибәсе белән танышты. 

Фармацевтика өлкәсендә махсус зона булдыру турында Андхра-Прадеш штаты хөкүмәте 2004 елда карар кылды. Парк дәүләт-шәхси партнерлык нигезендә оештырылды. Зур күләмле проектны гамәлгә ашыру өчен  971,66 гектарлык җир бүлеп бирелде. 

Бүгенге көндә «Фарма-Сити» - Һиндстанда дарулар, фармацевтик препаратлар, химия сәнәгате продукциясен җитештерүче иң эре үзәк. Кластер территориясендә йөздән артык резидент компанияләре теркәлгән, 20 меңләп кеше эш белән тәэмин ителгән. Инвесторлар өчен биредә бөтен кирәкле шартлар бар: яхшы инфраструктура, салым льготалары һәм башкалар. 

«Фарма-Сити» идарә компаниясе - «Рамки Групп» - вәкилләре хәбәр иткәнчә, юллар, инженер челтәрләреннән тыш компанияләргә каты калдыклар һәм биомедицина, куркыныч калдыкларны утилизацияләү буенча хезмәт күрсәтелә. 

Рөстәм Миңнеханов әлеге махсус зона эшчәнлеген югары бәяләде. "Иң мөһиме - сезнең үз танылган исемегез һәм бу эштә тәҗрибәгез бар. Безгә сезнең белән хезмәттәшлек итү кызыклы", - диде ул. 

Шуннан Татарстан Президенты кластердагы иң эре предприятие «Ауробиндо» заводында булды. Компания антибиотиклар җитештерә. Рөстәм Миңнеханов логистика үзәген, дару җитештерү линиясен һәм башкаларны карады. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования