Рөстәм Миңнеханов Һиндстан штаты - Андхра-Прадеш җитәкчелеге белән очрашты

16 апрель 2018 ел., дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Вишакхапатнам шәһәренә эш сәфәре кысаларында Андхра-Прадеш штаты (Һиндстан) хөкүмәте вәкилләре белән очрашты. 

Очрашуда Андхра-Прадеш штаты кеше ресурслары һәм мәгариф министры Ганта Сириниваса Рао һәм Андхра-Прадеш штаты Икътисадый үсеш советының башкарма директоры Кришна Кишора катнаштылар. 

Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы турында сөйләде, социаль-икътисадый үсеше, икътитсадының төп тармаклары - нефть җитештерү, нефть химиясе, машина төзү, ИТ һәм башкалар. 

ТР Президенты билгеләгәнчә, Татарстанга Андхра-Прадеш штаты белән фармацевтика, мәгълүмат технологияләре өлкәсендә хезмәттәшлек итү кызыклы. 

Яклар әңгәмә барышында багланышлар өчен башка юнәлешләрне дә билгеләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования