Кытайда Татарстан-Чжэцзян эшлекле форумы узды

17 май 2018 ел., пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Кытай Халык Республикасына эш сәфәре кысаларында «Татарстан-Чжэцзян» эшлекле форумында катнашты.

Форум ачылыр алдыннан Татарстан Республикасы Президенты Чжэцзян провинциясе Губернаторы урынбасары Чжу Цонзю белән очрашты. Рөстәм Миңнеханов Чжэцзян провинциясенә чакырулары һәм кунакчыллыклары өчен рәхмәт белдерде: «Без Кытай белән мөнәсәбәтләрнең югары дәрәҗәсен хуплыйбыз һәм Россия Федерациясе белән Кытай Халык Республикасы арасындагы дуслыкны ныгытуга юнәлгән төрле яклы багланышларны киңәйтүгә зур әһәмият бирәбез. 2018 һәм 2019 еллар Россия һәм Кытай төбәкара хезмәттәшлек еллары дип игълан ителде. Бу төбәкләр һәм муниципаль берәмлекләр дәрәҗәсендә элемтәләрне ныгыту өчен яхшы мөмкинлек», - диде ул.

Форумда катнашучыларга Татарстан Республикасының туризм һәм инвестицион потенциалы турында видеоролик күрсәтелде. Аннары сәламләү сүзе белән Чжэцзян провинциясе Губернаторы урынбасары Чжу Цонзю РФнең Шанхай шәһәрендәге Генераль консулы Алексей Евсиков һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов чыгыш ясады. 

«Татарстан ике дәүләт мөнәсәбәтләре кысаларында Кытай белән төрле яклы багланышларны киңәйтүгә зур әһәмият бирә», - диде Рөстәм Миңнеханов, форумны ачып: «Безнең республика Кытай партнерлары белән актив хезмәттәшлек итә. Пекинда сәүдә-икътисадый вәкиллек эшли һәм Казанда Кытайның Генераль консуллыгы ачылды. Үткән ел йомгаклары буенча товар әйләнеше 50% ка арткан (565 млн. АКШ долл.). Кытай илкүләм химик-инженер корпорациясе катнашында Татарстанда «Аммоний» минераль ашламалар җитештерү заводы төзелде; «Хайер» корпорациясе Татарстанда суыткычлар чыгару заводын ачты һәм кер юу машиналарын җитештерү буенча эшләр алып барыла. Тяньцзинь икътисадый һәм техник үсеш зонасы белән без «Алабуга» МИЗның 3 нче чиратын үстерү буенча хезмәттәшлек итәбез. «КАМАЗ» белән Кытайның «Вейчай»компаниясе арасында автомобильләр двигательләре өлкәсендә сөйләшүләр алып барыла. «Хуавэй» компаниясе мәгълүмат-коммуникация технологияләре өлкәсендә хезмәттәшлек башкара», - диде Татарстан Республикасы Президенты.

Чыгышының азагында Рөстәм Миңнеханов үзара хезмәттәшлекне үстерергә өндәде, провинциянең хакимият һәм бизнес вәкилләрен Татарстанга чакырды.

Татарстан Республикасының инвестицион һәм сәнәгать потенциалын җентекләп Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина һәм Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, шулай ук “Алабуга” МИЗ вәкилләре тәкъдир итте.     

Аннары Чжэцзян провинциясе вәкилләре үзләренең икътисадый һәм сәнәгать мөмкинлекләрен кыскыча гына тәкъдир иттеләр.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Copyright © 2010 — 2018
Татарстан Республикасы Президенты Аппараты
Яндекс цитирования