Кукмара һәм Саба - Кытайдагы Юйхуань һәм Вэнлинь шәһәрләре белән тугандаш

17 май 2018 ел., пәнҗешәмбе

Бүген Ханчжоу шәһәрендә «Татарстан-Чжэцзян» эшлекле форумы барышында Саба муниципаль районы белән Вэнлинь шәһәре арасында тугандаш шәһәрләр булу турындагы килешү һәм Кукмара муниципаль районы белән Юйхуань шәһәре арасында тугандаш шәһәрләр булу турындагы килешү имзаланды. 

Татарстан Республикасы ягыннан килешүләргә имзаларын Саба районы башлыгы Рәис Миңнеханов һәм Кукмара районы башлыгы Сергей Дмитриев куйдылар. 

"Без Чжэцзян провинциясе белән мөнәсәбәтләрне үстерү яклы, беренче чиратта, икътисад өлкәсендә, - диде Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов. - Бүгенге көндә муниципаль дәрәҗәдә дә багланышларыбыз булуы шатлыклы. 2003 елда Ханчжоу белән Казан арасында тугандашлык мөнәсәбәтләре турында килешү имзаланган иде. Узган ел Кукмара районы Юйхуань шәһәре белән икътисадый хезмәттәшлек турында килешү имзалады. Бүген без Кумара районы белән Юйхуань, Саба районы белән Вэнлинь арасында тугандашлык мөнәсәбәтләре турындагы килешү имзалаушаһитлары булдык. Шулай ук хәзерге вакытта Татарстан Республикасы белән Чжэнцзян провинциясе арасында сәүдә-икътисадый хезмәттәшлек турында килешү әзерләнүе турында хәбәр итәсем килә". 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования