Татарстан Президенты Кытай коммунистлар партиясенең Чжэцзян провинциясе комитеты секретаре белән очрашты

17 май 2018 ел., пәнҗешәмбе

Кытайга эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Кытай коммунистлар партиясенең Чжэцзян провинциясе комитеты секретаре Чэ Цзюн белән очрашты. Очрашуда Рөстәм Миңнеханов эш сәфәрен оештыруда ярдәмнәре өчен һәм кунакчыллыклары өчен рәхмәтен белдерде

"Россия белән Кытай арасындагы мөнәсәбтәләр стратегик характерда. Илләребез арасында югары дәрәҗәдә актуаль халыкара һәм региональ мәсьәләләр буенча өзлексез сәяси әңгәмә алып барыла. 2017 елда Россия белән Кытай арасындагы товар әйләнеше өчтән бер өлешкә артты һәм 84 млрд. доллар тәшкил иттею Товар әйләнеше күләменә Татарстан Республикасы да үз өлешен кертә, 2017 елда 565,5 млн доллар тәшкил итте һәм узган елдагыга караганда 50 процентка артты. Татарстан Россия Федерациясе белән Кытай Халык Республикасы арасындагы дуслыкны ныгытуга юнәлдерелгән безнең багланышларны үстерүгә аеруча игътибар итә", - диде Рөстәм Миңнеханов. 

Очрашу ахырында Рөстәм Миңнеханов Чэ Цзюн әфәндене эшлекле даирәләр белән бергә Татарстан Республикасына чакырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Copyright © 2010 — 2018
Татарстан Республикасы Президенты Аппараты
Яндекс цитирования