Рөстәм Миңнеханов Баулы районында авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре белән очрашты

22 май 2018 ел., сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Баулы муниципаль районында булды. ТР Президенты авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре белән очрашты, районда социаль-мәдәни өлкәдә гамәлгә ашырырла торган республика программалары барышы белән танышты. 

Хуҗалыклар, инвесторлар һәм Баулы районының җирле үзидарә башлыклары белән очрашу "Миңнуллин крестьян-фермер хуҗалыгы территориясендә Покровский-Урустамак авылында үтте. Район башлыгы Рамил Гатиятуллин хәбәр иткәнчә, язгы чәчү эшләре районда 85 процентка башкарылган. 33,8 мең гектарның 28,8 мең гектар чәчелгән, шуларның 18,8 мең гектары - бөртеклеләр. 

Хуҗалыкларда 211 трактор, 106 чәчкеч, 19 чәчү комплексы бар. 

Терлекчелек өлкәсендә районда 11,1 мең эре мөгезле терлек бар, шуларның 3,7 меңе - савымлы сыерлар. Ел башыннан 4,8 мең тонна сөт җитештерелде. 

Әңгәмәдә сөт базарында бәяләр, авыл хуҗалыгы техникасын сатып алуга субсидияләр, юл төзү мәсьәләләре турында сүз барды. Районда вак таш чыгару мөмкинлеге бар, аны юл төзелешендә кулланып була, әмма табигатьне саклау органнары белән эшчәнлекне яраштырырга кирәк. Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, вак ташны чыгару экологиягә зыян китерергә мөмкин. Ул документларны әзерләргә һәм әлеге проектны гамәлгә ашыру мөмкинлеген тикшерергә йөкләде.

Шуннан Рөстәм Миңнеханов авылдагы балалар бакчасында булды. Анда республика программасы буенча төзекләндерү эшләре алып барыла. Бина 1988 елда төзелгән. Объектта түбәне, тышкы ягын, җылыту һәм су белән тәэмин итү системаларын, ишек һәм тәрәзәләрне яңарту планлаштырыла. Балалар бакчасына 35 бала йөри. 

Аннары Рөстәм Миңнеханов мәдәният йортында да булды. Анда да ремонт эшләре бара. Объектны җәй ахырына кадәр сафка кертергә ниятлиләр. Биредә 17 клуб оешмасы эшли (фольклор ансамбль, удмурт халык театры, җыр һәм бию түгәрәкләре).  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Copyright © 2010 — 2018
Татарстан Республикасы Президенты Аппараты
Яндекс цитирования