Татарстан Президентына «Тукай Юлы – Путь Тукая» этнотуристик мәдәни маршрут тәкъдим иттеләр

29 май 2018 ел., сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка «Тукай Юлы – Путь Тукая» этнотуристик мәдәни маршрут тәкъдим иттеләр.

Презентация Рөстәм Миңнехановның ТР Хөкүмәте Йортындагы эш кабинетында узды. 

Проект турында ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары, ТР Журналистлар берлеге рәисе Римма Ратникова сөйләде. 

Проект туристларны һәм бөек шагыйрь иҗатын сөючеләрне Габдулла Тукай иҗаты һәм тормышына кызыксынуны уяту максатыннан гамәлгә ашырыла. 

Бу республиканың берничә районы - Биектау, Арча, Әтнә, Балтач һәм башкалар - буенча маршрут була. Проектта җәяүле һәм велосипед маршрутлары карала. Инде әлеге маршрут буенча берничә торак пункт аша йөреп тә караганнар. 

Искәртик, 2018 елның 26 апрелендә республикада Габудлла Тукай туган көнен билгеләп үттеләр. Шунда Римма Ратникова әлеге проект турында хәбәр иткән иде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования