Рөстәм Миңнеханов Яшь геологларның 5 нче республика басу олимпиадасында катнашучыларга: Геолог һөнәре – бик затлы һәм катлаулы һөнәр

12 июль 2018 ел., пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Яшь геологларның 5 нче республика басу олимпиадасында катнашучыларның барысын да шушы бәйрәм белән котлады. 

Искәртәбез, олимпиада балалар өчен «Солнечный» савыктыру лагеры («Елховнефть» НГЧИ) базасында уза.

Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, олимпиада «Татнефть» ГАҖ һәм республиканың кече нефть компанияләре ярдәме белән уза. Бу эштә Казан  федераль университеты, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы да актив катнаша. 

«Яшь геологлар олимпиадасында, безнең белән бергә, илнең төрле төбәкләреннән, шул исәптән Кырымнан, шулай ук Казахстаннан, Белоруссиядән килгән командалар катнашуга без шатбыз. Минемчә, менә болай аралашу һәм өйрәнү рәвеше бик кызыклы. Бигрәк тә 75 ел элек сәнәгатьчә нефть чыгарыла башлаган урында. Ә бүген бу скважина – һаман да әле «1 нче номерлы» скважина һәм тәүлегенә тонна ярым нефть бирә», - диде ТР Президенты.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, геолог һөнәре – бик затлы һәм катлаулы һөнәр. Кешеләр университетка кереп кенә геолог булып китмиләр – алар бу һөнәрне мәктәптән үк сайларга тиеш, дип саный Рөстәм Миңнеханов. Ул билгеләп үткәнчә, республиканың 33 база мәйданчыгында 400дән артык бала геология эшенә җәлеп ителә. Бу – үз һөнәрен аңлап сайлап алачак киләчәк нефтьчеләр.

«Сез сайлаган бу юлның бик мөһим булуына ышанам, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Бөтен дөньяда алтын-валюта резервлары үзгәрә, бар да үзгәрә, әмма җир асты байлыклары һәм башка табигать байлыклары кала. Шуңа күрә сезгә зур өметләр баглыйбыз. Сезнең белем, сезнең зирәклек, сезнең тәҗрибә – безнең киләчәгебез, илнең киләчәге. Уңышлар сезгә, рәхмәт монда булуыгызга».

Аннары яшь геологлар каршында «Татнефть» ГАҖ генераль директоры Наиль Маһанов, Россия Федерациясе Энергетика министры урынбасары Павел Сорокин чыгыш ясадылар.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования