Рөстәм Миңнеханов: Татарстан Кытай авыр сәнәгате үзәге булган Хэйлунцзян провинциясе белән элемтәләрне үстерү яклы

12 июль 2018 ел., пәнҗешәмбе

Хэйлунцзян провинциясе - Кытайда авыр сәнәгатенең мөһим үзәге. Татарстан әлеге төбәк белән хезмәттәшлекне үстерергә  тели. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан Кремелендә провинция губернаторы Ван Вэньтао белән очрашуда белдерде. 

Рустәм Миңнеханов һәм Ван Вэньтао Татарстан Республикасы белән Хэйлунцзян. провинциясе арасында сәүдә-икътисадый, фәнни-техник һәм мәдәни хезмәттәшлек турында килешү имзаладылар. Әлеге документ Татарстан белән Кытай провинциясе арасында имзаланган бишенче документ булды. 

Рөстәм Миңнеханов очрашуда ассызыклаганча, Россия-Кытай мөнәсәбәтләре стратегик партнерлык характерында бара. Даими рәвештә югары дәрәҗәдә сәяси эңгәмә алып барыла. Ике ил җитәкчеләре гел очрашып тора. Дәүләтләрнең халыкара һәм региональ мәсьәләләр буенча мөнәсәбәтләре бердәм. 

Татарстан Кытай белән югары дәрәҗәдәге мөнәсәбәтләр әһәимиятен сакларга тырыша. 

Ул исәкрткәнчә, 2018 һәм 2019 еллар Россия һәм Кытай арасында төбәкара еллар дип игълан ителде. "Бу төбәкләр һәм муниципаль дәрәҗәдә элемтәләрне үстерү өчен яхшы мөмкинлек, - дип саный Рөстәм Миңнеханов. - Татарстан Кытай партнерлары актив хезмәттәшлек итә". 

Узган ел нәтиҗәләре буенча Татарстан һәм Кытай Халык Республикасы арасында товар әйләнеше күләме 50 %ка артты, һәм 565 млн. доллар тәшкил итте. 

Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, Хэйлунцзян провинциясе белән машина төзелеше, нефть химиясе, энергетика, азык-төлек сәнәгате, туризм өлкәсендә хезмәттәшлек итә. 

Рөстәм Миңнеханов шулай ук Вэньтао әфәндегә Харбинда  20 гасыр башында татар эмигрантлары мәчеткә нигез салган, ул әле дә тора, әмма аны төзекләндерү кирәк. Шулай ук мәчеттәге алтактада аны төрек мәчете дип атаганнар, ләкин аны татарлар төзегән. ТР Президенты губенрнаторга шул мәчетне төзекләндерү һәм ада тарихи исемен кайтаруны сорап мөрәҗәгать итте. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования