Казанга Казахстан Республикасының Алмата өлкәсе Хакиме Амандык Баталов килде

7 август 2018 ел., сишәмбе

Бүген Татарстанга Казахстан Республикасы Алмата өлкәсе делегациясе килде. Делегацияне Алмата өлкәсе Хакиме Амандык Баталов җитәкли. "Казан" халыкара аэропортында кунакларны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразыев, ТР Премьер-министры урынбасары - сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов каршы алдылар. 

Иртәгә, 8 август көнне, Казан Кремлендә  Алмата өлкәсе Хакиме Амандык Баталов белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов очрашуы үткәреләчәк. 

Шулай ук визит кысаларында Казахстан делегациясе республика предприятиеләрен карарга, Татарстанның инвестицион һәм туристик мөмкинлекләре белән танышырга ниятли. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования