Рөстәм Миңнеханов Алмата өлкәсе Хакиме Амандык Баталов белән очрашуда: Без Казахстан партнерларыбыз белән икътисадый һәм инвестицион багланышларыбызны киңәйтергә телибез

8 август 2018 ел., чәршәмбе

Бүген Алмата өлкәсе вәкилләре Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгында булдылар, аларга анда Татарстан Республикасының  инвестицион һәм икътисадый потенциалы тәкъдир ителде, аннары югары технологияләр технопаркы – ИТ-парк эшчәнлеге белән таныштылар, шуннан соң «Эйдос-робототехника» һәм «Эйдос-Медицина» үзәгендә булдылар.

Кунакларны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Россия төбәге буларак, Татарстанның Казахстан Республикасы белән багланышлары даими рәвештә ныгый бара. Ул 2017 елның августында үзенең Аламата өлкәсенә эш сәфәрен искә алды.  

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, «Хоргос» чиктәш халыкара хезмәттәшлек үзәге» зур кызыксыну уята һәм аның потенциалы югары.

Татарстан Республикасы Президенты белдергәнчә, «Хоргос» Казахстан проектын Кытай белән Татарстан һәм тулаем Россия арасында багланышларны киңәйтү өчен мөһим.   

 «Бу – бөтендөнья дәрәҗәсендәге эре транспорт, логистика, җитештерү хабы. «Европа – Көнбатыш Кытай» транспорт коридорын үстерү кысаларында бу  проектның роле арта барачак. Без анда үз бизнесыбызның катнашуынна игътибар бирергә тиеш, аның потенциалын арадаш звено буларак кулланырга тиеш», – диде Рөстәм Миңнеханов.

«Сезнең Татарстан Республикасына эш сәфәрегез киләчәк багланышлар үсешенә этәргеч булачак дип ышанам. Казахстан – Татарстанның әйдәүче сәүдә-икътисадый партнерларыннан берсе», - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

«Дәүләтләребез җитәкчеләре – Владимир Путин һәм Нурсолтан Назарбаев ярдәме белән – илләребез һәм предприятеләребез арасында хезмәттәшлекне үстерү өчен барлык шартлар тудырылган», – диде Рөстәм Миңнеханов.

Ул билгеләп үткәнчә, Татарстан белән Казахстан арасында 2017 елда товар әйләнеше 700 млн. АКШ долларыннан артып киткән, 2018 елның беренче  кварталы йомгаклары буенча да үсеш күзәтелә (60 процентка).

Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, Татарстан Казахстан партнерларыбыз белән икътисадый һәм инвестицион багланышларыбызны киңәйтергә тели, аеруча автомобильләр төзелеше; суднолар төзелеше; вертолетлар төзелеше; нефть-газ химиясе; югары технологияләр; авыл хуҗалыгы; сәламәтлек саклау өлкәсендә.

Үз чиратында Алмата өлкәсе Хакиме Амандык Баталов билгеләп үткәнчә, Татарстанда өйрәнер нәрсәләр күп, төрле өлкәләрдә тәҗрибә алмашырга мөмкин. Бигрәк тә мәгълүмат технологияләре, цифрлаштыру өлкәләрендә, эшче һөнәрләрен үстерү буенча.

Соңыннан Рөстәм Миңнеханов һәм Амандык Баталов Татарстан һәм Казахстан массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре сорауларына җавап бирделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования