Рөстәм Миңнеханов Зәй мунициципаль районында урып-җыю эшләренең барышы белән танышты

10 август 2018 ел., җомга

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов төштән соң Зәй мунициципаль районында урып-җыю эшләренең барышы белән танышты.

Ул, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкилләре белән бергәләп, Зәй районы басулары өстеннән очып узды, шул исәптән Имәнлебаш, Югары Шәпке, Иске Пальчиково, Иске Токмак, Түбән Лҗы авыллыры басуларын да карап чыкты.

«Зәй» агрофирмасы басуында Рөстәм Миңнеханов муниципаль районы хуҗалыклары җитәкчеләре һәм инвесторлар, авыл җирлекләре башлыклары белән очрашты.  

Рөстәм Миңнехановка хәбәр ителгәнчә, Зәй районында бөртеклеләрне җыю 23 июльдә башланган. Бөртеклеләр һәм бөртекле-кузаклылар 37, 2 мең га.

9 августка район басуларында 16,56 мең га иген суктырылган, ягъни 44,6 % (якынча республика буенча 32,2% мәйдан). 67,1 мең тонна суктырылган, уртача уңыш гектарыннан 40,5 центнер.

Уҗым бодае Зәй районында 12,7 мең га  суктырылган, уҗымлылар барлыгы 52,0 мең тонна, уңыш – 40,9 ц/га.

Зәй районында арпа сугу дәвам итә (3,6 мең га).

9 августка Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкилләре күрсәткечләре буенча Зәй райнында бөртеклеләрнең уртача уңышы гектардан 40,5 центнер.

Аннары Зәй мунициципаль районы башлыгы Рәзиф Кәримов хәбәр иткәнчә, бүгенгә бөртеклеләр 50% мәйданда җыеп алынган.  

Урып-җыюда барлыгы 500 механизатор һәм комбайнер эшли.

Татарстан Республикасы Президенты сорауларына җавап биреп, Зәй  районы башлыгы республика программаларын гамәлгә ашыру турында кыскача сөйләде.  

Фактта дүрт ел рәттән район төрле программалар буенча республика бюджетыннан 1 млрд. сум акча ала, диде Рәзиф Кәримов һәм республика җитәкчелегенә ярдәмнәре өчен рәхмәтен җиткерде.

Рөстәм Миңнеханов зәйлеләрнең урып-җыю эшләрен уңай бәяләде. 

«Игенчелек өлкәсендә уңай нәтиҗәләргә ирешкәнсез, – диде Рөстәм Миңнеханов.– Шикәр чөгкендере буенча да яхшы эшләр башкарыла, җитештерү модернизацияләнә. Сез натураль ашламаларны, сидератларны уңышлы кулланасыз – барлык бу технологик хәл ителешләрне республиканың башка районнарында да гамәлгә кертергә кирәк».

Рөстәм Миңнеханов район җитәкчелеген терлекчелекне үстерүгә игътибар бирергә өндәде. Аның сүзләренчә, кече хуҗалык рәвешләрен булдыру эшен көчәйтергә кирәк – күбрәк мини-фермалар, гаилә фермалары, актив шәхси хуҗалыклар, диде Рөстәм Миңнеханов, ә без исә бу юнәлешләргә ярдәм итәчәкбез. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования