Минтимер Шәймиев: “Мәдәниятара диалогта иң мөһиме - рухи һәм әхлакый хәзинәләр”

5 сентябрь 2018 ел., чәршәмбе

Бүген Казан Ратушасында Казан мәдәниятара диалог форумы ачылды. Тантанада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Федерациясе Президенты Администрациясе җитәкчесенең беренче  урынбасары Сергей Кириенко,Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ЮНЕСКО Генераль директорының беренче урынбасары Син Цюй, ЮНЕСКО экс-генераль директоры Ирина Бокова, ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин  катнашты.   

Форум Минтимер Шәймиев инициативасы һәм химаясендә уза.

Форумның оештыручылары – ЮНЕСКО эшләре буенча Россия Федерациясе комиссиясе, Татарстан Республикасы Хөкүмәте, Татарстан Республикасының тарих һәм мәдәният ядкәрләрен торгызу фонды.

Казан форумына 40 илдән 200 дән артык катнашучы килгән.

“Без кунакларыбыз арасында олы галимнәр, танылган экспертлар, халыкара җәмәгатьчелекнең күренекле вәкилләре булуга шатбыз. Бу форум эшенең уңышлы булуына әйбәт алшартлар тудыра”, - диде Рөстәм Миңнеханов кереш сүзендә.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, технологияләр үскән саен, төрле мәдәниятләрдән булган кешеләр фикер һәм идеяләр алмашу, бер-берен яхшырак белү, бүтән фикер һәм тормыш рәвеше белән танышу өчен зур мөмкинлекләргә ия була бара. Икенче яктан, шул ук технологияләр һәм мегаполисларда яшәү массакүләм холык трендларын формалаштыралар, кешеләр үзләренә охшамаганнардан кире кагарга омтылалар. Шуңа бәйле рәвештә дөнья халыкларының телләрен, мәдәниятләрен һәм гореф-гадәтләрен саклап калу һәм үстерү, агрессиядән, мәгълүмати һөҗүмнең җимергеч формаларыннан һәм конфронтациядән котылу өчен мәдәниятара диалогны үстерү, шулай ук яңа буынны тәрбиләүнең мөһим тәшкилияте буларак, әхлакый һәм рухи хәзинәләрне арттыру аеруча мөһимләшә бара, дип саный Татарстан Президенты.

“Мәдәниятара диалог бөтен дөньяда тынычлыкның, көч кулланучы экстремизмны булдырмый калуның, кеше хокукларын ихтирам итүнең һәм үзара аңлашуга ярдәм күрсәтүнең әһәмиятле алшартына әверелә. Диалог этник, дини һәм мәдәни билгеләр буенча кешеләрне аерудан котылырга мөмкинлек бирә. Бу идея ЮНЕСКО химаясендә уздырылучы Мәдәниятләрне якынайту халыкара унъеллыгы нигезенә салынган”, - диде Рөстәм Миңнеханов.

“Без үткәнебезне саклыйбыз, хәзергебезне иҗат итәбез, киләчәккә ышаныч белән карыйбыз. Бу – безнең кыйммәти ориентирыбыз, ул гасырлардан килгән традицияләргә, гади кешеләрнең яшәү рәвешенә һәм дәүләт сәясәтенә нигезләнә”. 

Минтимер Шәймиев форумны уздыру урыны итеп Казанны сайлаган өчен рәхмәт белдерде.

“Мәдәниятара диалогта иң мөһиме рухи һәм әхлакый хәзинәләр, аларның максаты башка бергәлекнең дини, мәдәни һәм тарихи нигезен аңлауга,үзара аңлашу һәм үзара хөрмәт итешүгә омтылыш”, - диде ул.

Казан форумының пленар утырышында шулай ук ЮНЕСКО Генераль директорының беренче урынбасары Син Цюй, ЮНЕСКО экс-генераль директоры Ирина Бокова, ЮНЕСКО эшләре буенча РФ комиссиясе җаваплы секретаре Григорий Орджоникидзе, Игелекле көч илчесе һәм ЮНЕСКОның мәдәни дипломатия буенча махсус илчесе Хедва Сер, Бахрейн мәдәният һәм борынгылык эшләре буенча идарә киңәшчесе Мунир Бушенаки, “Дәүләт  Эрмитажы” генераль директоры Михаил Пиотровский, ЮНЕСКО Игелекле көч илчесе Александра Очирова һәм башкалар чыгыш ясады.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования