Рөстәм Миңнеханов һәм Алексей Миллер Казанда Изге рух иңү чиркәвендә һәм Изге Гурий исемендге православие гимназиясендә булдылар

7 сентябрь 2018 ел., җомга

Бүген "Газпром" ГАҖ идарәсе рәисе Алексей Миллер Казанда Изге рух иңү чиркәвендә булды. 

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән бергә Алексей Миллер Изге Гурий исемендәге православие гимназиясенә дә бардылар. 

Биредә Алексей Миллер Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан һәм укучылар белән аралашты.

Кече сыйныфлар укучылары Алексей Миллер һәм Рөстәм Миңнехановка үз рәсемнәрен бүләк иттеләр. Шулай ук гимназия каршында бергәләп фотога төштеләр. 

Быел 1 сентябрь көнне православие гимназиясенең яңа корпусы тантаналы рәвештә ачылды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования