Рөстәм Миңнеханов Көнчыгыш икътисадый форумының пленар утырышында катнашты

12 сентябрь 2018 ел., чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Владивостокта Көнчыгыш икътисадый форумының пленар утырышында катнашты. 

Утырыш барышында Россия Президенты Владимир Путин, КХР Рәисе Си Цзиньпин, Япония Премьер-министры Синдзо Абэ, Корея Республикасы Премьер-министры Ли Нак Ён һәм Монголия Президенты Халтмаагийн Баттулга чыгыш ясадылар. 

Чыгышында Владимир Путин белдергәнчә, Ерак Көнчыгыш төбәген үстерү – ил өчен өстенлекле юнәлеш булып санала. Аның сүзләренчә, бу – дәүләтнең эзлекле һәм озак сроклы сәясәте. 

РФ Президенты төбәккә инвестицияләр җәлеп итү максатларында дәүләт тарафыннан уздырылучы чаралар турында сөйләде. Моннан тыш, Владимир Путин проблемалы мәсьәләләргә тукталды, аларны хәл итү юллары турында сөйләде.   

Дәүләт Башлыгы Азия-Тын Океан төбәгендә, шул исәптән Корея ярымутравында тынычлыкны саклап калуның мөһимлеген билгеләп үтте. 

Шулай ук РФ Президенты 2035 елга кадәр Ерак Көнчыгышны үстерү буенча яңа программа турында мәгълүмат бирде, шул җәһәттән Россия Федерациясе Хөкүмәтенә документ әзерләргә кушты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования