Татарстан Президенты: Сингапур белән хезмәттәшлекнең мөһим юнәлешләре - инновацияләр һәм мәгълүмат-коммуникацияләр технологияләре

19 сентябрь 2018 ел., чәршәмбе

Бүген Сингапурга эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов берничә дәүләт учреждениесе эшчәнлеге белән танышты, алар арасында - Дәүләт хезмәте комиссиясе (Public Service Comission), Сингапур коммуникацияләр һәм мәгълүматлаштыру министрылыгы һәм «Our Tampines Hub» халыкка хезмәт күрсәтү үзәге.

Татарстан Сингапурның инновацияләр өлкәсе белән кызыксына, чөнки мәгълүмат-коммуникацияләр технологияләре республикада өстенлекле юнәлешләрнең берсе булып тора, дип билгеләде Татарстан Президенты. "Ел саен Татарстанда 3 меңнән артык дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләр квалификацияләрен үстерү һәм белем бирү курсларын уза. Без укырга оялмыйбыз һәм дөньядагы иң алдынгы стандартлар, илебез һәм дөнья тәҗрибәсен, шул исәптән Сингапур тәҗрибәсен дә өйрәнәбез", - диде Рөстәм Миңнеханов Дәүләт хезмәте комиссиясендәге очрашуда. "Безгә сезнең дәүләт секторын үзгәртү, югары вазифалардагы затларны ротацияләү системасы, балаларны алга таба белем алуга сайлау һәм аларны киләчәктә дәүләт секторына эшкә алу һәм башка тәҗирбәләрегез кызыклы". 

Рөстәм Миңнеханов шулай ук Сингапур коммуникацияләр һәм мәгълүматлаштыру министры Ишфаран әфәнде белән очрашты, "Our Tampines Hub" халыкка хезмәт күрсәтү үзәгендә булды. Биредә берничә дәүләт һәм хосусый структура урнашкан, алар халыкка төрле хезмәт күрсәтә. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования