Максим Акимов: Татарстан Республикасы Россия белән Сингапур арасындагы икътисадый мөнәсәбәтләрне үстерү өчен күп эшләр башкара

20 сентябрь 2018 ел., пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия-Сингапур эшлекле форумының пленар утырышында катнашты. Форумда ике илнең инвестицион мөмкинлекләре турында Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Максим Акимов һәм Сингапур Республикасы Премьер-министры уырнбасары һәм Икътисадый һәм социаль сәясәт министры Тарман Шанмугаратнама чыгыш ясадылар.   

Максим Акимов чыгышында билгеләп үткәнчә, форумда быел күбрәк бизнес вәкилләре катнаша. «Безнең бурыч – ике ил бизнесы хезмәттәшлеге өчен шартлар тудыру. Бүген Сингапур – хезмәттәшлек өчен яхшы мөмкинлекләр генә түгел, шулай ук глобаль хаб та һәм барлык Көньяк-Көнчыгышка һәм Тын океан төбәгенә «капка» да. Сингапур бизнесының Россиягә килүен, Россия бизнесының үзен ышанычлы хис итүен һәм Сингапурда партнерлар табуын бар да тели. Бу процесс алга таба бара, ул үзара товар әйләнеше һәм инвестицияләр артуда чагыла», - диде ул.

Форум модераторы Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Максим Акимов әңгәмә барышында ассызыклаганча, Россиянең алдынгы төбәкләреннән берсе – Татарстан Республикасы һәм аның җитәкчесе Рөстәм Миңнеханов шәхсән илләребез арасында үзара багланышларны үстерү мәсьәләләрендә күп эшләр башкара һәм бу җәһәттән алда бара.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования