Рөстәм Миңнеханов: Татарстан һәм "ЛУКОЙЛ" товар әйләнеше күләме 50 миллиард сумга җитте

25 сентябрь 2018 ел., сишәмбе

Татарстан белән «Лукойл» гамәви акционерлык җәмгыяте арасында товар әйләнеше күләме артуы дәвам итә һәм 50 миллиард сумга җитте. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә «Лукойл» ГАҖ президенты Ваһит Алекперов белән очрашуда хәбәр итте.

Татарстан Республикасы белән «Лукойл» – күптәннән берничә юнәлештә хезмәттәшлек итүче стратегик партнерлар. Нефть компаниясе - республикада эре салым түләүчеләрнең һәм инвесторларның берсе. Узган ел «Лукойл» инвестицияләре 3,5 млрд сум тәшкил итте, диде Рөстәм Миңнеханов.

Җәмгыятьнең бүлендек компаниясе «РИТЭК» акционерлык җәмгыяте республиканың 13 муниципаль районында эшли һәм соңгы биш елда ел саен миллион тоннадан артык нефть чыгара. «Бу - яңа алымнарны максат итеп куйган инновацион компания, ул үз эшләнмәләре белән актив уртаклаша», – диде Татарстан Президенты.

Аның сүзләренчә, Татарстанда "Лукойл" АЗС рейтингы шактый югары, алар базарның 16 процентын били. «Татарстан шулай ук компанияне техника, җиһазлар белән тәэмин итә. Шул ук вакытта "Лукойл" – безнең нефть химиясе компанияләрен чимал белән тәэмин итүче дә. Компаниянең уңышлы эшләве – ул безнең уңыш. Безнең хезмәттәшлекнең дәвам итүен һәм киңәюен телибез», – дип дәвам итте Миңнеханов.

Татарстан Президенты Ваһит Алекперовка 8 ел дәвамында республикада социаль проектларны үстергән өчен рәхмәт белдерде. «Сезнең ярдәм белән күпсанлы проектлар гамәлгә ашырылды. Бу - финанс чаралар гына түгел, ә кешеләргә социаль әһәмиятле эшләр белән шөгыльләнү мөмкинлеге бирү», – диде Рөстәм Миңнеханов.

Ваһит Алекперов республикада бизнесны проектларны инвестицияләүгә һәм үстерүгә этәрүче уңай инвестицион климат булдырылган диде.

Компаниягә «ТАИФ» белән мөнәсәбәтләр мөһим, диде ул. «Безнең белгечләр даими базар конъюнктурасы һәм глобаль базарда эшләү мөмкинлеге бирүче мәгълүмат белән алмашалар. Шуңа күрә безнең элемтәләрнең бары тик ныгуын гына телибез», – диде Алекперов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования