Татарстан Президенты – EuroSkills-2018 призёрларына: Сез үзегезнең өстенлегегезне Европа дәрәҗәсендә расладыгыз

9 октябрь 2018 ел., сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов EuroSkills-2018 һөнәри осталык буенча Европа чемпионатында җиңүчеләр һәм призерлар белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды. Очрашуда Татарстан Республикасы Президенты урынбасары – Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе  Шамиль Гаффаров, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары Александр Терентьев, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Р.Т. Борһанов, экспертлар, шулай ук Татарстан спортчыларының ата-аналары катнашты.   

Искәртәбез, сентябрь азагында Россия җыелма командасы Будапештта  беренче тапкыр EuroSkills-2018 чемпионатының медаль зачётында беренче урынны яулады. Ил командасы составына Татарстаннан алты вәкил кергән иде, алар «CAD инженер дизайны», «Эшкуарлык» һәм «Мобиль робототехника» компетенцияләре буенча – өч алтын медаль, шулай ук «Балтачы эше» категориясендә көмеш медаль казандылар.

Рөстәм Миңнеханов яш профессионалларны котлады, ул аларның Россия җыелма командасы җиңүенә саллы өлеш кертүләрен билгеләп үтте. «Сез үзегезнең өстенлегегезне Европа дәрәҗәсендә расладыгыз, - диде ТР Президенты. - Россия WorldSkills хәрәкәтендә күптән түгел, 2012 елдан бирле, шуңа да карамастан, команда яхшы нәтиҗәләр күрсәтә. Бу ресурс үзәкләрен булдыру, экспертлар һәм белгечләр әзерләү буенча системалы эшнең үз нәтиҗәләрен бирүе турында сөйли». 

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, EuroSkills-2018дә катнашучылар гаять зур тәҗрибә алдылар, ул аларның киләчәк карьераларында кирәк булачак. «Сезнең килчәгегез зур. WorldSkills исемлегенә кергән белгечлекләргә ихтыяҗ бар. Сезнең күнекмәләр – сезнең төп конкурент өстенлегегез», - диде ул. 

Татарстан Президенты искәрткәнчә, киләсе елда WorldSkills Russia илкүләм чемпионаты узачак, шуның нәтиҗәләре буенча Казанда WorldSkills бөтендөнья беренчелегенә илнең җыелма командасы формалаштырылачак. Татарстан вәкилләренә бу турнирда да лаеклы чыгыш ясарга кирәк, диде ул. 

WorldSkills Kazan – 2019гә әзерлеккә килгәндә, барлык эшләр билгеләнгән  график буенча бара, диде ТР Президенты. Төп ярышлар мәйданчыгы булачак «Казан Экспо» күргәзмә үзәген төзү тәмамланып килә. Республиканың ресурс үзәкләре һәм юнәлеш минситрлыклары белгечләр белән актив эш алып бара. 

Очрашу азагында EuroSkills-2018 призёрлары һәм аларның остазлары бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования