Татарстан  Президенты «Полимекс» Төркия компаниясе җитәкчелеге белән очрашты

11 октябрь 2018 ел., пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Полимекс» Төркия компаниясе җитәкчелеге белән очрашты. 

Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды. 

Чарада компаниянең Татарстан территориясендә гамәлгә ашырыла торган инвестицион проектларына караган мәсьәләләр турында сүз барды. 

Искәртик, июнь аенда Татарстан Президентына компания вәкилләре Казанда Бутлеров һәм Некрасов урамнары арасындагы калкулыкта төзелеш проектын тәкъдим иткәннәр иде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования