Татарстан Президенты Молдавиядә Крикова шәраб подвалларында булды

2 ноябрь 2018 ел., җомга

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Молдавиягә эш сәфәре кысаларында атаклы Крикова шәраб подвалларында булды. Искәртәбез, моңарчы ул Молдова Республикасы Президенты Игорь Додон белән очрашты һәм Молдавия вице-премьеры Кристина Лесник белән сөйләште. 

Рөстәм Миңнехановны шәраб подвалларының тарихы белән таныштырдылар, тыныч һәм уйнак шәраблар җитештерү технологиясе турында сөйләделәр, шулай ук күп километрларга сузылган шәраб саклагычларын күрсәттеләр. 

«Крикова» – шул исемдәге шәһәрдә урнашкан Молдава шәраб заводы. Аңа 1952 елда нигез салынган. Предприятие ел саен 9-10 млн. шешә шәраб җитештерә.  

Саклагычта якынча 1,3 млн. шешә шәраб бар. Подвалларда шулай ук шампанское фабрикасы, шәраб ясау музее, күп кенә техник бүлмәләр урнашкан. 

«Җир асты» шәһәренең урамнары, светофорлары һәм юл тамгалары бар. Урамнарның исемнәре шундагы шәраблар исемнәренә туры килә - «Каберне», «Дионис», «Фетяска», «Алиготе», «Совиньон».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования