Рөстәм Миңнеханов Берләшкән Гарәп Әмирлегенең Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Мәгдад Харәбә Җәбәра Әл Хәйили белән очрашты

7 декабрь 2018 ел., җомга

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Берләшкән Гарәп Әмирлегенең Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Мәгдад Харәбә Җәбәра Әл Хәйили белән очрашты.  

Очрашу Казан Кремлендә узды.

Яклар Россия-Әмирлекләр мөнәсәбәтләре кысаларында Татарстан белән БГӘ арасында  хезмәттәшлекне үстерү һәм ныгыту мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

Искәртәбез, Берләшкән Гарәп Әмирлегенең Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Мәгдад Харәбә Җәбәра Әл Хәйили Татарстанга эш сәфәренә килде. Аерым алганда, ул Россия ислам институтының (РИИ) 20 еллыгына багышланган тантанада катнашты.

Моннан тыш, Илче әфәнде Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмыйгуллин, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашты.  

Илче әфәнде республиканың ислам тарихына бәйле архитектур һәм тарихи урыннарында, аерым алганда, Изге Болгар шәһәрендә һәм Болгар ислам академиясендә булырга ниятли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования