2018 елда Татарстанның кече нефть компанияләре продукция төяп җибәрүне һәм салымнарны өчтән бергә арттырганнар

7 февраль 2019 ел., пәнҗешәмбе

Бүген Татарстанның кече нефть компанияләре җитәкчеләре белән традицион киңәшмәдә сәнәгать һәм экологик мәсьәләләр үзәктә булды. Утырышны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов алып барды. Чарада Федераль экологик, технологик һәм атом күзәтчелеге хезмәте (Ростехнадзор) Җитәкчесе Алексей Алешин да катнашты.

Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә шулай ук Татарстан Республикасының бернчә министрлыгы һәм ведомствосы җитәкчеләре, федераль органнарның территориаль бүлекчәләре җитәкчеләре дә катнашты .

2018 ел йомгаклары буенча Татарстанның җыелма төбәк продукты 2,44 триллион сумга җиткән. Төп капиталга инвестицияләр һәм торакны гамәлгә кертү буенча планнар үтәлгән. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов хәбәр итте. Ул билгеләп үткәнчә, «Татнефть» ГАҖ бюджетын формалаштыруда кече нефть компанияләре дә шактый катнаша.   

Барлыгы Татарстанда 2018 елда 36 млн. тоннадан артык нефть чыгарылган, шул исәптән «Татнефть» ГАҖ - 29 млн. тоннадан артык, кече компанияләр – 7,14 млн. т.

Һәр кече компания бюджет формалаштыру буенча эре заводлар дәрәҗәсеннән артып киткән. Бу сектор республика нефть чыгаруының 20%ын тәэмин итә. «Аларга бу эштә «Татнефть» җитди ярдәм күрсәтә», - диде Татарстан Президенты.

Шуңа күрә республика җитәкчелеге кече нефть компанияләре проблемаларын хәл итүгә җитди карый. Шул ук вакытта сәнәгать һәм экологик иминлек мәсьәләләре дә контрольдә тора.

«Иминлек – беренче номерлы мәсьәлә, без проблемаларны табып кына калмыйбыз, аларны хәл дә итәбез», - диде Рөстәм Миңнеханов һәм Алексей Алешинга бу киңәшмәдә катнашырга мөмкинлек тапкан өчен рәхмәт белдерде.

Нефтьчеләрнең сәнәгать һәм экология таләпләрен үтәүләренә анализ белән Ростехнадзорның Идел буе идарәсе җитәкчесе Борис Петров чыгыш ясады.

2018 елда Татарстан Республикасы кече нефть компанияләренең эш йомгаклары һәм киләсе елга бурычлары турында «Нефтеконсорциум» ЯАҖ генераль директоры Фәнис Вәлиев чыгыш ясады. Ул хәбәр иткәнчә, дәүләт органнарының һәм нефть компанияләренең нефть тармагындагы иминлек мәсьәләләре буенча хезмәттәшлеге өчен 2018 елда Татарстан Республикасы Сәнәгать министрлыгы ярдәме белән махсуслаштырылган Техник совет эшли башлаган.

2018 елда Росприроднадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсе тарафыннан кече нефть компанияләрен планлы тикшерүләр нәтиҗәләре һәм табигатьне саклау законнарының яңа таләпләрен үтәү турында ведомство җитәкчесе Фәрит Хәйретдинов сөйләде.  

Кече нефть компанияләрендә мәгълүмат технологияләрен гамәлгә кертү тәҗрибәсе турында «Алойл» ЯАҖ генераль директоры Риф Вафин чыгыш ясады.

Файдалы казылмалар запаслары буенча дәүләт комиссиясенең Казан филиалы эшчәнлеге белән филиал директоры Нәкыйп Гатиятуллин таныштырды.

Бөтен кагыйдәләрне бозуларның 80%ы кеше факторына бәйләнгән һәм бары тик 20% очракларда гына - җайланмаларның техник хәленә бәйле, дип хәбәр итте Алексей Алешин.

Ростехнадзор Җитәкчесе киңәшмәдә әйтелгәннәрне техник һәм фәнни күзлектән игътибар белән карарга әзер булуын белдерде.  

Татарстанның кече нефть компанияләре 2018 елда 7,14 млн. тонна нефть чыгарган. Эксплуатацион бораулау 326 мең метр тау токымы тәшкил иткән. Гамәлгә 245 яңа скважина кертелгән.  

2018 елда кече нефть компанияләре капитал салуларга 17,5 млрд. сум акча җибәргән, бу 2017 ел белән чагыштырганда 6%ка артык.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования