Рөстәм Миңнеханов фән һәм техника өлкәсендә Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды

8 февраль 2019 ел., җомга

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов фән һәм техника өлкәсендә Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды. Тантана Казан Кремлендә узды.

Бүләкләрне тапшыру тантанасының Россия фән көненә туры килүе әйбәт булды, диде Рөстәм Миңнеханов кунакларны сәламләгәндә.

«Татарстан Республикасын үстерү перспективаларын без фән өлкәсендәге казанышларга да бәйлибез, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. – Стратегия-2030 бурычларыннан берсе – фәнни ачышларның һәм эшләнмәләрнең нәтиҗәлелеген арттыру. Быел безнең сәнәгатебезнең төп тармакларының – нефть чыгару һәм нефть химиясенең фән һәм техника өлкәсендәге проектлары Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләре лауреатлары булдылар. Бу фән белән реаль икътисад секторы арасындагы багланышларның ныгуын күрсәтә».

Татарстан Президенты билгеләп үткәнчә, нефть чыгару гомуми сәнәгать җитештерүе күләмендә 22% тәшкил итә, төяп җибәрелгән продукция күләменең 623 млрд. сумын тәэмин итә. 2018 елда 36 млн. 400 мең тонна нефть чыгарылган.

«Бүген төп акцент кыен чыгарыла торган запасларны эшкәртүгә һәм артык үзле нефть чыгаруга ясала. «Татнефть» компаниясе фәнни хезмәткәрләренең авторлар коллективы су килүне чикләүне һәм нефть чыгаруны арттыруны тәэмин итүче нәтиҗәле технологияләр һәм фәнни нигезләнгән методларны сәнәгать масштабларында эшләде һәм гамәлгә ашыра. Яңа технологияләрне җитештерүгә кертүдән икътисадый нәтиҗәлелек бер ярым миллиард сум тәшкил итте, 1 млн. 200 мең тонна нефть чыгарылды», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук искәрткәнчә, нефть химиясе һәм химия республика сәнәгать җитештерүенең гомуми күләмендә 15% тәшкил итә, төяп җибәрелгән сәнәгать продукциясенең 340 млрд. сумын тәэмин итә. Олы бүләккә лаек булганнар арасында – «Нижнекамскнефтехим» һәм «Еврохим» фәнни-җитештерү берләшмәсе фәнни хезмәткәрләренең нефть химиясе җитештерүе калдыкларын эшкәртү буенча коллектв эше. «Бу эшнең дөньяда тиңе юк», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Президенты барысына да уңышлар һәм киләчәктә фәнни ачышлар теләде.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования