Рөстәм Миңнеханов Чулпан Хаматова белән «Зөләйха күзләрен ача» фильмы турында сөйләште

21 февраль 2019 ел., пәнҗешәмбе

Бүген Лаеш муниципаль районына эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия халык артисткасы Чулпан Хаматова белән очрашты. 

Очрашуда "Зөләйһа күзләрен ача" күп серияле нәфис фильмны төшерү барышы һәм аны оештыру мәсьәләләре турында сүз барды. 

Чара Лаеш районы Мәдәният йортында муниципаль район Советы утырышы алдыннан узды. 

Фильмны төшерү эшләре төгәлләнгәннән соң, сериал декорацияләре (Семрук тарихи авылы) районда калачак дип исәпләнә. Ул туристларны үзенә тартып торучы үзәккә әверелер дип өметләнәләр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования