Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов: Лаеш районындагы үзгәрешләр - уңай

21 февраль 2019 ел., пәнҗешәмбе

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Лаеш муниципаль районы Советының йомгаклау утырышындагы чыгышында райондагы үзгәрешләрне уңай дип бәяләде. 

Утырыш районның 2018 елда социаль-икътисадый үсеш йомгаклары һәм 2019 елга бурычларына агышланды һәм район Мәдәният йортында узды. 

Төп доклад белән Лаеш муниципаль районы башлыгы Михаил Афанасьев чыгыш ясады. 

Рөстәм Миңнеханов чыгышында искәрткәнчә, кичә Россия Президенты Владимир Путин Федераль Собраниегә Юллама белән чыгыш ясады һәм төп эчке социаль һәм икътисадый үсеш мәсьәләләрен билгеләде. 

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, алга демография, сәламәтлек саклау, мәгариф чыгарыла. 12 илкүләм проектка аеруча игътибар бирелә. 

Татарстан Президенты билгеләгәнчә, төбәктә социаль юнәлешле республика программалары да гамәлгә ашырыла. 2018 елда Татарстанда 38 программа гамәлгә ашырылды, агымдагы елда алар 40 була. 

Рөстәм Миңнеханов лаешлыларга республиканың 2018 елда социаль-икътисадый үсеше турында хәбәр итте. 

Аннары Лаеш районының авыл хуҗалыгындагы күрсәткечләренә тукталды. Саннар куанычлы түгел, диде ул, районыгыз, кызганычка каршы, шәхси хуҗалыклар саныбуенча республикада 42 нче урында. "Бу юнәлештә хэшне көчәйтергә кирәк, диде Рөстәм Миңнеханов район җитәкчелегенә. - Халыкбелән элемтәдә булырга, аларга бу хакта сөйләргә кирәк. Бүген бу өлкәдә ярдәм күп". 

Шулай ук Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, бүген яңа төрле эшкуарларны формалаштыру мөмкинлеге бар - социаль салым редимы кысаларында (профессиональ табышка салым). 

Әлеге салымның төп өлеше җирле бюджетка барачак, диде Рөстәм Миңнеханов һәм бу өлкәдә дә эшне көчәйтергә йөкләде. 

Лаеш районы тәүлеккә савылган сөт күләме буенча 28 нче урында. 

"Сөт - бу реаль акчалар, элек тә шулай иде, хәзер дә шул, - диде ул. - Әйе, сез республикада терлекчелекне үстерүгә күп көч куйдыгыз. Бәлки, туйгансыздыр..."

Татарстан Президенты авылларда микрофермалар һәм гаилә фермалары оештыруга да игътибар итте. Аның сүзләренчә, әлеге юнәлешне үстерерлек эшкуарлар гел бар ул.

"Гомумән район мөмкинлекләре гаять зур. Республика икътисадына керткән өлешегез өчен рәхмәт белдерәсем килә", - дие Рөстәм Миңнеханов депутатларга. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования