Татарстан Президенты: Буа районы зур потенциалга ия һәм республика үсешенә мөһим өлеш кертә

21 февраль 2019 ел., пәнҗешәмбе

Буа районы зур потенциалга ия һәм республика үсешенә мөһим өлеш кертә. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 2018 елда социаль-икътисадый үсеш йомгаклары һәм 2019 елга бурычлар буенча Буа муниципаль районы Советы утырышында хәбәр итте.

Хисап нотыгында Буа муниципаль районы башлыгы Марат Җаббаров хәбәр иткәнчә, 2018 елда районның җыелма территориаль продукты күләме 14 млрд. сум тәшкил иткән, ягъни үткән ел белән чагыштырганда 110%. Икътисад үсешенә өлеш керткән төп тармаклар: авыл хуҗалыгы (30,9%) һәм сәнәгать (21,7%). 2018 гелда сәнәгать җитештерүе индексы 2017 елга карата 114,4 % тәшкил иткән. Төяп җибәрелгән продукция күләме 6 млрд 735 млн сумга җиткән, үткән ел белән чагыштырганда 16%ка артык.

2018 елда районда барлыгы 15 мең кв. м. торак гамәлгә кертелгән. Күп фатирлы йортларга капиталь ремонт программасы буенча 8 торак объект тәртипкә китерелгән.

Татарстан Президенты чыгышында ассызыклаганча, җәмгыятьтә уңай тормыш күрсәткече – демография торышы. Республика бу мәсьәләдә тулаем  уңай баланста. Әмма Буа районы 2018 ел йомгаклары буенча артта бара. «Үткән ел монда халык саны 298 кешегә кимегән. Бу безне борчый», - диде Рөстәм Миңнеханов. Ул искәрткәнчә, кичә Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Федераль Собраниегә юлламасында демография мәсьәләләренә һәм күп балалы гаиләргә ярдәм күрсәтүгә зур игътибар бирде.   

Өстенлекле юнәлешләр арасында – Владимир Путин юлламасында күрсәтелгәнчә, медицина сыйфатын арттыру, диде Татарстан Президенты. Ул билгеләп үткәнчә, сәламәтлек саклау системасының матди-техник базасын ныгыту бүген күп кенә мәсьәләләрне хәл итәргә ярдәм итә. Республикада медицина учреждениеләрен модернизацияләү буенча зур программа гамәлгә ашырыла – беренчел звенодан алып югары технологияле үзәкләргә кадәр. Үткән ел Буа ҮРС поликлиникасына капиталь ремонт ясалган. «Әмма медицина учреждениеләре эшчәнлегенең нәтиҗәлелеге буенча район артта кала әле, бары тик 32 нче урында», - диде Рөстәм Миңнеханов, район җитәкчелегенә мөрәҗәгать итеп.

Татарстан Президенты эшкуарлык мәсьәләләренә аерым тукталды. Үткән ел йомгаклары буенча Буа районының ҖТПда кече һәм урта эшкуарлык өлеше 20% кына. «Бу кечкенә сан. Эшлекле даирәләрне үстерү өлешендә эшләргә кирәк, - диде ул. – Безнең тикшеренүләр барышында җирле эшкуарлар административ каршылыклар булуы һәм күзәтүче органнар тарафыннан еш тикшерүләр уздыру турында әйттеләр. Бу эш системалаштырылырга тиеш. Прокуратура бу ситуацияне контрольдә тотсын иде».

Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, быел гыйнвардан илдә каты коммуналь калдыклар белән эш итүнең яңа схемасы кертелде. «Чүпне аерым җыю һәм утильләштерү – бөтенләй башка культура, әмма без шуңа омтылырга тиеш», - диде Татарстан Президенты.

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, бүген йорт эчендәге газ җайланмаларын имин файдалану аерым актуальлеккә ия. «Сез Магнитогорск һәм Шахты шәһәрләрендәге фаҗигале хәлләр турында ишеткәнсездер. Безнең республикада да фаҗигале хәлләр булды. Үткән ел гына бездә 11 мәртәбә яну газлары белән агулану очрагы теркәлде, аларда 5 кеше һәлак булды, шуларнң 3се – балалар. Бу мәсьәлә даими контрольдә тотылырга тиеш», - дип белдерде ТР Президенты.

Азакта ул белдергәнчә, быел мөһим сәяси вакыйга бар – Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларын сайлаулар. Моннан тыш, 2018 ел  – ТАССР төзелүгә 100 ел тулуга әзерлекнең төп этабы.

Шуннан соң Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования