Рөстәм Миңнеханов Anadоlu Group компаниясе рәисе Тунҗай Үзәлхан белән очрашты

15 март 2019 ел., җомга

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов төштән соң Anadоlu Group компаниясе рәисе Тунҗай Үзәлхан белән очрашты.

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узды.

Очрашуда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы финанс минстры Радик Гайзатуллин, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Альберт Нәфыйгин һәм башкалар катнашты.

Очрашуда Anadоlu Group компаниясе (Төркия Республикасы) белән киләчәк хезмәттәшлек мәсьәләләре, уртак проектларны гамәлгә ашыру турында фикер алыштылар.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования