Рөстәм Миңнеханов Франциягә эш сәфәренә килде

21 март 2019 ел., пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Марсель шәһәренә (Франция) эш сәфәренә килде.

Ике көнлек (2019 елның 21-22 марты) эш сәфәрендә Рөстәм Миңнеханов берничә эшлекле очрашу һәм сөйләшү уздырачак.   

Марсельгә килүгә үк Татарстан Республикасы Президенты Airbus Helicopters компаниясенә барачак.

Бүген кич Рөстәм Миңнехановның Альпы Прованс Лазурный Берег төбәге Президенты Рено Музелье белән очрашуы планлаштырылган.

Иртәгә, 22 мартта, «Франция – Татарстан» эшлекле форумы узачак, анда Татарстан Республикасының икътисадый һәм инвестицион потенциалы тәкъдир ителәчәк, шулай ук Прованс-Альпы Лазурный берег төбәге вәкилләре үз төбәкләре һәм хезмәттәшлек өлкәсендәге мөмкинлекләре  турында сөйләячәк.   

Моннан тыш, иртәгә Рөстәм Миңнеханов Марсель шәһәре мэрының халыкара мөнәсәбәтләр буенча беренче урынбасары Жан Роатта белән очрашачак.

Рөстәм Миңнеханов тагын Technoparc des Florides  технопаркына (авиакосмик сәнәгать предприятиеләре) барырга җыена.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования