Рөстәм Миңнеханов Марсельдә (Франция) Airbus Helicopters компаниясендә булды

21 март 2019 ел., пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Марсельдә (Франция) Airbus Helicopters компаниясендә булды.

Airbus Helicopters – дөньяда вертолётлар җитештерү буенча әйдәүче компанияләрнең берсе. Аның продукциясе –  граждан, шулай ук хәрби вертолетлар да.

Рөстәм Миңнехановка кыскача гына Airbus Helicopters команиясен һәм аның Airbus бүлекчәсен оештыру, шулай ук граждан һәм хәрби вертолетлар төзелеше өлкәсендәге хәл ителшеләр турында сөйләделәр.

Очышлар кырында Airbus Helicopters вертолетларының берсе күргәзмә очыш күрсәттте.

Airbus Helicopters компаниясе җитәкчелеге вәкилләре белән аралашу вакытында Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, Татарстан компания белән мөмкин булганча хезмәттәшлек итәргә тели. Ул искәрткәнчә, Казан вертолетлар заводы Россиянең алдынгы вертолетлар төзүче заводларының берсе булып тора. Татарстанда бу өлкәдә зур тәҗрибә тупланган. Бүген Казан  вертолетлар заводы («Россия вертолетлары» холдингына керә) вертолетлары бөтен дөньяга мәгълүм һәм уңышлы рәвештә экспортлана.

Рөстәм Миңнеханов, ике яклы хезмәттәшлек өчен күп юнәлешләр бар, дип ышаныч белдерде.

Airbus Helicopters компаниясендә бүген тагын «Россия вертолетлары» холдингы, Казан вертолетлар заводы, «М.Л. Миль ис. Мәскәү вертолетлар заводы» АҖ вәкилләре һәм башкалар булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования