Татарстан Президенты Казанда яшүсмерне кыйнау очрагын катгый контрольгә алырга йөкләде

13 апрель 2019 ел., шимбә

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда 5 апрель көнне яшүсмерне кыйнау очрагын катгый контрольгә алырга йөкләде.

Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында хокук саклау органнары белән координацион киңәшмәдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Мәгариф һәм фән министрлыгына, ТР Яшьәр эшләре буенча министрлыкка, Казан шәһәре администрациясенә әлеге очракны аеруча игътибарлык белән хәл итәргә йөкләде. 

Яшүсмерне кыйнауда гаеплеләр һәм башлап җибәрүчеләр билгеле, диде Рөстәм Миңнеханов. Аның сүзләренчә, мондый вакыйгаларның алга таба юл куймау өчен иң каты чаралар башкарырга кирәк. 

Яшүсмерләр һәм яшьләр арасында хокук бозуларны профилактикалау эшен көйләү, хокук бозу нинди нәтиҗәләргә китерә алуын яшүсмерләргә аңлату мөһим, диде Рөстәм Миңнеханов. 

Искәртик, полиция Казанда мәктәп баласын яшьтәшләре төркеме кыйнау очрагы шартларын ачыклыйлар. Зарар күргән яшүсмер хастаханәдә, хәзерге вакытта аның тормышына берни янамый. Әлеге факт буенча "Явыз ният белән сәламәтлеккә уртача авырлыкта зыян салу” матдәсе буенча җинаять эше ачылган. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования