Рөстәм Миңнеханов Әстерханга эш сәфәренә килде

13 апрель 2019 ел., шимбә

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Әстерхан өлкәсенә эш сәфәренә килде.   

Эш сәфәре барышында Рөстәм Миңнеханов Әстерхан өлкәсе Губернаторы вазыйфаларын башкаручы Сергей Морозов белән очрашырга җыена. Яклар сәүдә-икътисадый һәм гуманитар хезмәттәшлекне үстерү перспективалары турында фикер алышачак. 

Хәзергә ике төбәк арасында товар әйләнеше 500 млн. сумнан артыграк. Татарстан җиңел һәм йөк автомобильләре, синтетик каучуклар, табак пыяла, дарулар, медицина инструментлары һәм җайланмалары, азык-төлек  продуктлары китереп тора. Әстерхан өлкәсеннән республикага балык продукциясе, тоз, кондитер әйберләре кертелә.

2018 елның ноябрендә Казанда Татарстан Республикасы белән Әстерхан өлкәсе  арасында Сәүдә-икътисад, фәнни-техник һәм мәдәни өлкәләрдә төбәкара хезмәттәшлек турында килешү имхаланган иде. Рөстәм Миңнехановның Әстерханга бу эш сәфәре кысаларында әлеге документны 2019-2021 елларга Чаралар планы белән тулыландыру күз алдында тотыла. 

Тагын Рөстәм Миңнехановның Әстерхан өлкәсенең татар иҗтимагый оешмалары вәкилләре белән очрашуы да көтелә. Бүгенә төбәктә 60 меңнән артык татар яши.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования