Татарстан Президенты фехтование буенча күренекле тренер Владимир Житловның вафатына бәйле рәвештә якыннарының кайгысын уртаклашты

15 апрель 2019 ел., дүшәмбе

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россиянең һәм СССРның фехтование буенча Атказанган тренеры Владимир Васильевич Житловның вафатына бәйле рәвештә якыннарының кайгысын уртаклаша. Ул мәрхүмнең хатыны Валентина Никонова адресына телеграмма юллады.

«Хөрмәтле Валентина Геннадьевна! Ирегез, Россиянең һәм СССРның фехтование буенча Атказанган тернеры Владимир Васильевич Житловның вафатына бәйле рәвештә тирән кайгыгызны уртаклашам.  

Сезнең гаилә – әтисен, зирәк киңәшчесен, остаз һәм тугры тормыш иптәшен, ә илебез – күп еллар буена Ватан даны өчен намус белән тырышып хезмәт иткән лаеклы улларыннан берсен югалтты. Аның соклангыч теренерлык таланты Сезгә һәм башка атаклы рапиристкаларга Олимпия һәм бөтендөнья югарылыгына юл ачты. Аның җитәкчелегендәге җыелма команда күпләгән дөнья чемионатларында, Европа Кубокларында, халыкара турнирларда җиңү яулады.

Күп еллар буена Сезнең профессиональ һәм гаилә дуэты мәхәббәт һәм үзара ярдәмләшү үрнәге булып торды. Владимир Васильевичның якты истәлеге, кызларыгызның һәм оныкларыгызның ярдәме Сезгә бу хәсрәтле көннәрегездә таяныч булсын. 

Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования