Татарстан Президенты: УДНТУ илебезнең нефть сәнәгате үсешенә зур өлеш кертте

18 апрель 2019 ел., пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Уфага эш сәфәре кысаларында Уфа дәүләт нефть техник университетында (УДНТУ) булды. Аны Башкортостан Республикасы Башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров озата йөрде. 

УДНТУ ректоры Рамиль Бәхтизин белән очрашуда Татарстан Президентын  университетның үсеш тарихы һәм бүгенге эшчәнлеге белән таныштырдылар. Ректор хәбәр иткәнчә, Уфа дәүләт нефть техник университеты былтыр 70 еллык юбилеен билгеләп үткән.

УДНТУда нефть-газ тармагының күп кенә һөнәрләренә – нефть һәм газ ятмаларын разведкалау, нефть һәм газ скважиналарын бораулау, нефть һәм газ ятмаларын эшкәртү һәм  эксплуатацияләү, нефть һәм газны, нефть продуктларын транспортировкалау һәм саклау, нефть һәм газ эшкәртү, менеджмент һәм әзер продукцияне реализацияләүгә өйрәтәләр.

Университетта Россия Федерациясенең 67 субъекты һәм 51 чит илләр вәкилләре белем ала. Барлыгы 20 меңләп студент укый.

«УДНТУ илебезнең нефть сәнәгате үсешенә зур өлеш кертте, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Татарстан икътисадының нигезе – нефть чыгару һәм нефть химиясе. Бу – бик катлаулы югары технологияле тармак, ул әзерлекле белгечләрне таләп итә. Уртак уку-укыту программалары, югары уку йортлары арасындагы хезмәттәшлек бүген зур әһәмияткә ия. Башкортостанда нефть-газ тармагындагы фәнни-мәгариф базасы һәрвакыт югары дәрәҗәдә булды. Татарстанда шулай ук җитди компетенцияләр эшләнде. Уңышлы хезмәттәшлек итәчәкбез». 

Аннары Татарстан Республикасы Президенты һәм Башкортостан Республикасы Башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы барында УДНТУ һәм Татарстанның югары уку йорты: Казан илкүләм тикшеренү технологик университеты (КНИТУ-КХТИ), Казан дәүләт энергетика университеты һәм Әлмәт дәүләт нефть институты арасында хезмәттәшлек турында берничә документ имзаланды.

Шуннан соң Рөстәм Миңнехановка Уфа дәүләт нефть техник университеты буйлап экскурсия уздырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования