Рөстәм Миңнеханов: Башкортостан - Татарстанның стратегик партнеры

18 апрель 2019 ел., пәнҗешәмбе

Башкортостан - Татарстанның стратегик партнеры. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Татарстан һәм Башкортостан эшлекле даирәләре катнашындагы бизнес-форумда белдерде. Форум эшендә шулай ук Башкортостан Республикасы Башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров та катнашты. 

Эшлекле форум Башкортостанда Татарстан Көннәре кысаларында Уфадагы "Торатау" конгресс-холлы мәйданында узды. 

Форум алдыннан Рөстәм Миңнеханов һәм Радий Хәбиров башкорт халык герое Салават Юлаев һәйкәленә чәчәкләр салды. Шуннан Татарстан Президенты һәм Башкортостан Башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Татарстан Республикасы машина төзелеше тармагы предприятиеләре продукциясе күргәзмәсен карадылар. Биредә «Агромастер», «ТПК МТЗ-Татарстан», «Казаньсельмаш», «Казан вертолетлар заводы», «КАМАЗ», «Форд Соллерс», «Казан махсус автомобильләр заводы» һәм башка предприятиеләр продукцияләрен тәкъдим итте. 

Форумдагы чыгышында Радий Хәбиров ассызыклаганча, биредәике республика хөкүмәтләре, эре предприятиеләре һәм фәнни-мәгариф оешмалары вәкилләре катнаша. "Бу безнең күп кырлы үзара файдалы хезмттәшлекне киңәйтүгә юнәлгән булуыбызны ассызыклый", - диде ул. 

Аның сүзләренчә, бүген Татарстан белән Башкортостан арасында сәүдә һәм инвестицион элемтәләрне үстерүгә аеруча игътибар бирелә. Үзара товар әйләнеше күләме артуына ике республикадагы гаять зур технологик, ресурс һәм кадрлар мөмкинлекләре ярдәм итә. "Без Башкортостан компанияләренең Татарстанда, ә Татарстанныкыларның башкортостанда эшләргә теләвен хуплыйбыз", - диде Радий Хәбиров. 

Рөстәм Миңнеханов Башкортостан җитәкчелегенә икътисадый һәм мәдәни элемтәләрне ныгытуга юнәлдерелгән уртак проектларга ярдәм итүләре өчен рәхмәт белдерде. 

Аның сүзләренчә, Татарстан белән Башкортостанның нефть-газ химиясе тармагында, транспорт, машина төзелеше, энергетика һәм энергия саклау, төзелеш, агросәнәгать комплексында, эшкуарлыкка ярдәмдә, мәгариф һәм фәндә хезмәттәшлекне үстерүдә мөмкинлекләр зур. 

"Татарстан һәм Башкортостан - сату өчен гаять зур базарлар, һәм без партнерларыбызга аларны ачарга тиеш. Безнең товар әйләнеше 34 млрд. сум. Бу яхшы күрсәткеч, әмма яңа максат куерга кирәк - аны 50-60 млрд. сумга җиткерү. Ышанам, форумда катнашучылар багланышлар өчен яңа юнәлешләр табыр, уртак проектлар турында килешер", - диде Рөстәм Миңнеханов. 

Ахырда Рөстәм Миңнеханов һәм Радий Хәбиров барында хезмәттәшлек турында берничә документ имзаланды. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования