Владимир Путин Рөстәм Миңнеханов белән бергә Казан авиация заводында булды

13 май 2019 ел., дүшәмбе

Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Татарстанга эш сәфәре кысаларында С.П. Горбунов ис. Казан авиация заводында - «Туполев» ГАҖ филиалында булды. Аны Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Юрий Борисов, Россия Оборона министры Сергей Шойгу, Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров, Россия Сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов озата йөрде.

Авиапредприятиенең аэродромында оештырылган күрсәтү мәйданчыгында Владимир Путин хәзерге заман авиатехника үрнәкләре белән танышты. Казан  авиация заводы үзенең яңартылган очкычларын – тавыш тизлегеннән тизрәк очучы Ту-160 стратегик бомбардировщик-ракетоносец һәм ерак арага исәпләнгән күп режимлы Ту-22М3 ракетоносец-бомбардировщик күрсәтте. Аерым ангарда Владимир Путин Ту-214 очкычын карады. Казан  вертолетлар заводы транспорт- десант бурычларын хәл итү өчен билгеләнгән Ми-38Т вертолетын, Ми-8МТВ-5-1 хәрби-транспор вертолетын, шулай ук Ансат машиналарының ике версиясен: медицина модульлесен һәм пассажир вариантын тәкъдим иттеләр. 

Аннары Владимир Путин Казан авиазаводының җитештерү комплексын яңарту барышы белән танышты. Монда аэродром базасы реконструкцияләнә. Моннан тыш, якындагы елда җитештерү урыннарын техник яктан яңадан коралландыру: җитештерүгә әзерлек цехларын ремонтлау, эретеп ябыштырылучы төеннәр һәм агрегатлар, башка куәтләрне җитештерү эшләрен тәмамларга планлаштыралар. Россия Федерациясе Президентына   автоматлаштырылган проектлауның цифрлы технологияләрен гамәлгә кертү буенча үз эшләнмәләре турында сөйләделәр. 

Шуннан соң Владимир Путин Казан авиация заводы хезмәткәрләре белән очрашты. РФ Президенты билгеләп үткәнчә, бүген предприятиедә динамик үзгәртеп корулар бара. Ул искәрткәнчә, үткән ел 10 данә Ту-160 стратегик бомбардировщик-ракетоносец җитештерүгә контракт имзаланган иде.

«Тагын ун Ту-160 яңартылачак. Бәлки, санын да арттырырбыз әле. Фактта Ту-160 яңа машинага әверелә, Оборона министрлыгы өчен кирәкле зур мөмкинлекләре белән», - диде ул.

Владимир Путин билгеләп үткәнчә, 90 нчы елларда предприятие катлаулы заманнар кичерде, бүген исә җитештерү куәтләре актив яңартыла, яңа станоклар куела, завод заказлар белән тәэмин ителгән.

Дәүләт Башлыгы 90 нчы елларда заводка җитәкчелек иткән Виталий Копылов исемен мәңгеләштерергә тәкъдим итте.

Завод хезмәткәрләренең берсе билгеләп үткәнчә, авиазавод базасында WorldSkills стандартлары буенча берничә компетенция буенча Россия җыелма командасының күнегүләре уздырыла. Россия Президентын   WorldSkills стандартлары буенча һөнәри осталык дөнья чемпионатын ачу тантанасына чакырдылар. «Мин ача гына алам. Сез башкарганнардан берсен  дә эшли алмыйм, - диде Владимир Путин. – Сезгә уңышлар телим».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования