Рөстәм Миңнеханов Горький тимер юлы – «РЖД» ААҖ филиалы башлыгы Анатолий Лесун белән очрашты

14 май 2019 ел., сишәмбе

Бүген иртән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Горький тимер юлы – «РЖД» ААҖ филиалы башлыгы Анатолий Лесун белән очрашты.

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узды.

Татарстан территориясендә, аерым алганда, Казан территориясендә урнашкан тимер юл инфраструктурасын үстерү мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

Очрашуда Татарстан Республикасы транспорт һәм юллар хуҗалыгы министры Ленар Сафин, Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, Казан мэры Илсур Метшин да катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования