Татарстан Президенты «Мерседес-Бенц Төрк» заводында автобуслар җитештерү барышы белән танышты

15 май 2019 ел., чәршәмбе

Бүген Истанбулда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Мерседес-Бенц Төрк» автобуслар җитештерү заводында булды. Искәртик, ТР Президенты Бурсада эш сәфәрендә улды, анда сәнәгать зонасы куәтләрен карады. 

1995 елда ачылган завод 360 мең квадрат метр мәйданны били, шуларның 127 мең кв. метрын ябык биналар тәшкил итә. Предприятиедә 3,3 меңнән артык кеше эшли.

Рөстәм Миңнехановка хәбәр ителгәнчә, завод көнгә уртача 16 автобус чыгара. Ачылганнан бирле ул барлыгы 88 меңнән артык автобус әзерләгән. Җитештерүне локальләштерү дәрәҗәсе 60 проценттан артып китә.

Татарстан Президенты Истанбулда җитештерелә торган Mercedes шәһәр яны һәм туристлык автобусларын карады. Алар дөньяның 70тән артык иленә чыгарыла. 2018 елда җитештерелгән якынча 3,7 мең автобусның 90 проценттан артыгы Көнбатыш һәм Көнчыгыш Европага җибәрелгән.

Моннан тыш, җитештерү мәйданнарын караганда, Рөстәм Миңнеханов Mercedes-Benz Türk фәнни-тикшеренү үзәгендә булды, анда 350 белгеч эшли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования