Рөстәм Миңнеханов «Трансмашхолдинг» ЯАҖ директорлар советы рәисе Андрей Бокарев белән очрашты

23 май 2019 ел., пәнҗешәмбе

Бүген ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Трансмашхолдинг» ЯАҖ директорлар советы рәисе Андрей Бокарев белән очрашты.

Очрашуда ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин, “Метроэлектротранс” МУП генераль директоры Әсфан Галәвов, Казан Башкарма комитеты җитәкчесе Денис Калинкин катнашты. Видеоконференцэлемтә режимында Түбән Кама муниципаль районы һәм Яр Чаллы шәһәре вәкилләре дә катнашты.

Татарстан Республикасы белән  «Трансмашхолдинг» ЯАҖ белән хезмәттәшлек мәсьәләләре, шул исәптән транспорт тармагын продукция белән тәэмин итү турында сөйләштеләр. 

“Трансмашхолдинг” Россиянең транспорт машина төзелеше базарында лидер булып тора. Компания предприятиеләре магистраль һәм сәнәгать электровозлары, магистраль һәм маневрлы тепловозлар, җылылык һәм судно дизельләре, йөк һәм пассажир вагоннары, электр поездлары һәм метро вагоннары, рельс автобуслары һәм башка продукция җитештерә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования