Рөстәм Миңнеханов республика ифтарында катнашты

25 май 2019 ел., шимбә

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республика ифтарында катнашты. Чара «Казан Арена» мәйданчыгында узды.

Массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән аралашканда Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, республика ифтарына 15 меңләп кеше чакырылган. «Безнең догаларыбыз, Аллаһы Тәгаләгә мөрәҗәгатьләребез Россиядә тынычлык һәм татулык булсын өчен, илебез ныгысын өчен, республикабыз чәчәк атсын өчен. Бүген безнең белән бергә безнең дусларыбыз – төрле дин вәкилләре. Без бергә – көчле Россия иминлеге өчен дога кылучы бердәм коллектив», - диде Татарстан Президенты. 

Республика ифтарында Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгат Сәфәров, Казан мэры Илсур Метшин, Казан епархиясе протоиерее секретаре Владимир Самойленко, республика муниципалитетларының күп санлы вәкилләре. Шулай ук республика ифтарында Татарстан Республикасы Президенты улы Искәндәр дә катнашты.  

Искәртәбез, республика ифтары Татарстанда 2013 елдан бирле уздырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования