Рөстәм Миңнеханов «Бердәм Россия» праймеризында тавыш бирде

26 май 2019 ел., якшәмбе

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Бердәм Россия» партиясенең алдан тавыш бирүендә тавыш бирде. Праймериз йомгаклары буенча Татарстан Республикасы Дәүләт Советына киләчәктә депутатлар чыгару өчен кандидатлар исемлеге билгеләнәчәк.

Татарстан Президенты Казанның 116 нчы мәктәбендә урнашкан 16 нчы исәпләү участогында тавыш бирде.

Алдан тавыш бирү республиканың барлык муниципалитетларында уза. Праймеризда 222 кандидат катнаша. Оештыру комитеты 460 исәпләү  участогы оештырган. Барлыгы Татарстанда 800 мең бюллетень чыгарылган, шуларның 400 меңе – бер мандатлы округлар буенча һәм 400 меңе – бердәм сайлау округы буенча.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования