Рөстәм Миңнеханов Хельсинкига эш сәфәренә килде

2 июнь 2019 ел., якшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Хельсинкига (Финляндия Республикасы) эш сәфәренә килде. 

«Вантаа» халкара аэропортында Рөстәм Миңнехановны Россиянең Финляндиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Павел Кузнецов каршы алды.

Хельсинкида чакта Рөстәм Миңнеханов Финляндиянең Милли музее эше белән танышачак, Хельсинки балалар сырхауханәсенә барачак, берничә очрашу уздырачак.

Иртәгә Рөстәм Миңнехановның Хельсинки мэры Ян Ваапавуори белән очрашуы көтелә.

Моннан тыш, Татарстан Президенты Финляндия Икътисад министры вазыйфаларын башкаручы М. Линтиля, Sitra Фин инновация үзәге  президенты Микко Косонен белән очрашырга ниятли.

Иртәгә Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясе тагын WCEF2019 Халыкара циркуляр икътисад форумын ачу тантанасында катнашачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования