Татарстан Президенты Тюрингия белән товар әйләнеше турында: Бу процесска кече һәм урта эшкуарлыкны мөмкин кадәр җәлеп итәргә кирәк

24 июнь 2019 ел., дүшәмбе

Татарстан Тюрингия бизнесын җәлеп итәргә тели һәм төрле яклап ярдәм күрсәтергә әзер. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Татарстан - Тюрингия» эшлекле форумында хәбәр итте. Форум Татарстан Республикасы делегациясенең Веймар шәһәренә эш сәфәре кысаларында узды. 

Форум башланганчы Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Тюрингия Премьер-министры Бодо Рамелов белән очрашты. Татарстан Республикасы Президенты билгеләп үткәнчә, бүген Татарстан белән Германия арасында товар әйләнеше тотрыклы рәвештә үсә һәм $1,8 млрд булды. «Бу процессларда нигездә эре компанияләр катнаша. Безнең бурыч – бу процесска кече һәм урта эшкуарлыкны мөмкин кадәр җәлеп итү», - диде Рөстәм Миңнеханов. 

Бодо Рамелов Татарстан Президентының бу фикерен хуплады, җитештерүне цифрлаштыру, мәгариф һәм авыл хуҗалыгы өлкәләрендә хезмәттәшлекне активлаштырырга тәкъдим итте.   

Форумны ачып, Бодо Рамелов  билгеләп үткәнчә, «Татарстан – Россиянең алга киткән һәм үсә баручы төбәкләреннән берсе. Сез үз шансларыгызны инновацион технологияләрне үстерүдә, электрон хезмәт күрсәтүләр өлкәсендә арттыра барасыз. Без моңа зур игътибар бирәбез. Тюрингиягә сездән күп нәрсә алырга була, без дә үз тәҗрибәбез белән уртаклашырга әзер», - диде ул.

Чыгышында Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Татарстан Тюрингия бизнесын җәлеп итәргә тели һәм төрле яклап ярдәм күрсәтергә әзер. «Бүген немец бизнесы безнең республикада үз эшчәнлеген уңышлы үстерә. Без машина төзелеше һәм югары технологияләр өлкәсендә сезнең ил тәҗрибәсесен актив кулланабыз. Германия – безнең тышкы икътисадый әйдәүче пратнерыбыз. Үткән ел товар әйләнеше $1,8 млрд булды. Германиядән импорт 20 процентка артты», - диде ул. 

Татарстан Республикасы Президенты хәбәр иткәнчә, озакламый Германиядә Татарстан вәкиллеге ачылачак. Республикада «Даймлер», «Симменс», «Линде», «БАСФ», «Бош», «САП» немец компанияләре актив эшли. «КАМАЗ» һәм немец «Даймлер»ы  йөк машиналары рәтенең яңа моделен үстерү буенча инвестицион килешү имзаладылар. Май азагында Чаллыда кабиналар каркасларын уртак җитештерү эшләтеп җибәрелде. 

Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, күптән түгел «Гермес» иминият компаниясе катнашында «Дойче Банк» җитәкчелегендәге банклар консорциумы белән «Нижнекамскнефтехим» арасында 800 млн еврога кредит килешүе имзаланды.  

Аннары форумда катнашучыларга РФнең Лейпцигтагы Генераль консулы Андрей Дронов мөрәҗәгать итте.

Шуннан соң Татарстанның инвестицион һәм сәнәгать потенциалы турында Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина сөйләде, ә Татарстан Республикасы вице-премьеры Роман Шәйхетдинов республикада мәгълүмат технологияләрен үстерү турында мәгълүмат бирде. 

Аннары Бодо Рамелов һәм Рөстәм Миңнеханов барында Татарстан һәм Тюрингия компанияләре арасында Хезмәттәшлек турында документ  имзаланды. Өчьяклы килешүгә «Казан электротехник заводы» АҖ, «Микро-Гибрид Электроник ГмбХ» компаниясе һәм «Карнет» ҖЧҖ вәкилләре кул куйды. Хезмәттәшлек турында «IBYKUS» компаниясе белән «Технополис «Химград» «Инновацион индустриаль парк – Югары технологияләр өлкәсендә технопарк» АҖ дә килешү төзеделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования