Татарстан Республикасы Президенты Эрфуртта Балалар медиаүзәге эше белән танышты.

24 июнь 2019 ел., дүшәмбе

Бүген Тюрингиягә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Эрфурт шәһәрендә Балалар медиаүзәге белән танышты. 

Балалар медиаүзәгенә  2007 елда нигез салынган, бу - Германиян медиакомпанияләренә кирәкле инфраструктура тәкъдим итүче зур студия комплексы. Бүген үзәктә 35 төрле телерадиокомпания эшли. 

Балалр медиаүзәге нигезендә балалар һәм яшүсмерләр өчен видеоконтент әзерләнә: фильмнар, сериаллар, телетапшырулар. Рөстәм Миңнехановка хәбәр ителгәнчә, соңгы бер-ике елда биредәге телестудияләр 50гә якын нәфис фильм төшерелде. 

Шулай ук Рөстәм Миңнехановка иң дәвамлы телесериал "Кечкенә Эйнштейннар" мәйданчыгын күрсәттеләр. Сериал сәләтле балалар өчен пансионат турында. Рөстәм Миңнеханов актерларны сәламләде һәм уңышлар теләде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования