Рөстәм Миңнеханов Эрфурт мәгариф үзәгенең остаханәләрен карады

24 июнь 2019 ел., дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Тюрингиягә (германия) эш сәфәре кысаларында Эрфурт мәгариф үзәгенең укыту процесслары һәм укыту-производство сыйныфлары белән танышты. 

Эрфурт мәгариф үзәге - 1990 елдан бирде Тюрингиядә һәм аннан читтә техник һәм сәнәгать мәгарифе өлкәсендә инновацион хезмәт күрсәтүче компанияләр берләшмәсе ул. Үзәк төрле сәнәгать предприятиеләре хезмәткәрләре квалификациясен үстерү өлкәсендә заказларны башкара. 

Рөстәм Миңнехановка хәбәр ителгәнчә, Үзәк алтмыштан артык белгечлек буенча квалификацияне үстерә, электротехника һәм технологик җиһазларда җитештерү эшенә өйрәтә, шулай ук сәләтле мәктәп балалары һәм студентларга белем бирә. 

Татарстан Президентын Эрфурт мәгариф үзәге генераль директоры Франк Белькнер озата йөрде. Алар металл эшкәртү станокларында, авиация техникасында эш алып баруга өйрәтүче остаханәләрне карады. Шулай ук Рөстәм Миңнеханов күп фатирлы йортларны техник идарә итү системалары белән эшне өйрәнү, табигый ташны эшкәртү нигезләренә өйрәтү, мехатроника һәм башка юнәлешләр буенча уку сыйныфларын карады. 

Шунда Рөстәм Миңнеханов Татарстаннан белем алучы осталар белән очрашты. Бүген биредә Казан милли тикшеренү технология университеты (КАИ), Дементьев исемендәге Казан авиация-техник колледжы, Чаллы политехник колледжы осталары белем ала. "Укучыларның алдагы мөмкинлекләрен өйрәнүче җирле методикаларны һәм тестлар уздыру формалары белән танышабыз. Бу эш аларга кайсы белгечлек яхшырак туры килгәнен билгеләргә ярдәм итәчәк. Чөнки барлык укучылар да кайсы юнәлешкә барырга кирәклеген аңламау авырлыгы бар", - диде Чаллы политехник колледжының производство белем бирү остасы Зөлфәт Сингатуллов. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования